Аны Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үткәрделәр. Турнирда балалары тернәкләнү узучы гаиләләр катнашты.
Ярышлар сентябрьдә Россиядә узачак Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм йөзеннән уздырылды.
Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, социаль хезмәтләр алучылар арасында өстәл уеннарын популярлаштыру, буш вакытны оештыру һәм гаилә багланышларын ныгыту, дустанә атмосфера тудыру.
Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды, барлык катнашучылар да ярышлардан ләззәт алдылар.