Әтнә районында өлкән яшьтәге парларга хәйрия ярдәме күрсәтелде

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Пятерочка» кибетләре челтәре инициативасы буенча авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек пакетлары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелә. Аларда ярмалар, токмач, консервалар, көнбагыш мае, чәй, шулай ук татлы ризыклар һәм эчемлекләр бар.

Әтнә муниципаль районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күп еллар дәвамында районның һәм республиканың хәйрия оешмалары белән элемтәдә тора. Бу юлы үзәк хезмәткәрләре «Пятерочка» челтәре җитәкчесенә өйдә социаль хезмәт алучы, ялгыз яшәүче парларга хәйрия ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Азык-төлек пакетларын Зариповлар гаиләсе һәм Уафиннар гаиләсе алды. Олы яшьтәге парлар зур рәхмәтләрен җиткереп, хәйрия акциясендә катнашучыларга игелек һәм бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International