«Буыннар элемтәсе» бөтенроссия проекты кысаларында ел саен «Алма алмагачтан» фестивале үткәрелә. Буыннар бәйләнеше, тарихи, мәдәни, рухи кыйммәтләрнең уртаклыгы символы буларак рус дөньясының уңай образын формалаштыру өчен Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шашка турниры үткәрелде.
Чарада балалар гына түгел, өлкән буын вәкилләре, приют хезмәткәрләре дә катнашты. Шашка фестивале барышында көндәшләр арасында дустанә атмосфера хөкем сөрде. Иң яхшы уенчылар призлар белән бүләкләнде.