Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ирекле ярдәм күрсәтәләр. Волонтерлык эшчәнлеге кысаларында хатын-кызлар өйдә токмач кисәләр, сугышчыларга маскировка ятьмәләре үрәләр.
Алисә Афанасьева җилкәсендә авыл мәктәбе, пешекчелеккә уку, берничә ел сәүдәдә һәм ит ярымфабрикатлары җитештерүдә эшләү. Әмма гаиләдәге кыенлыклар, аерылышу һәм тотрыксыз керем аны үз бизнесы турында уйланырга мәҗбүр итә. Ул арендага бина алу һәм җиһазлар сатып алуның барлык мөмкин булган вариантларын өйрәнгән һәм 2024 елның апрелендә Баулы районының социаль яклау бүлегенә ярымфабрикатлар ясау буенча үз эшен ачу өчен дәүләт социаль ярдәме алуга гариза биргән.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр «VaшаZащита» волонтерлык хәрәкәте белән берлектә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «СтолярКо» балта эше остаханәсе» социаль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча йомгаклау утырышы узды.
Алабуганың яңа прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Айрат Низамиев Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Визит кысаларында ул монда яшәүчеләр белән очрашты, өлкәннәрнең тормыш һәм көнкүреш шартлары белән танышты.
Министрлык социаль контракт төзегән һәм хезмәт эшчәнлеген уңышлы алып барган республика халкы турында сөйләвен дәвам итә.
Ел башыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары белән Россиядә Гаилә елына багышланган дәресләр актив алып барыла.
9–10 сентябрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә Арча, Апас һәм Лаештан килгән оештыручылар командалары вәкилләре өчен инклюзив бал оештыру буенча тренинг булды. Һәр шәһәрнең «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекләреннән өчәр педагог инклюзив төркемдә педагогик процессны оештыру нечкәлекләрен үзләштерде, инвалид биючеләр башкару өчен җайлаштырылган тарихи-көнкүреш биюләре хореографиясен өйрәнде.
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирәләр, тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән таныштыралар.
Шушы көннәрдә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Сания Исламова үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.