Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе вәкиле белән берлектә мәктәп укучылары белән «Юлларда иминлек» дигән очрашу үткәрде.
Еш кына картлыкны тормышның көзе дип атыйлар. Бу чорда аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең эмоциональ хәләте бозыла.
Алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәшү һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыру максатларында ел саен сентябрь аенда Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Бу көн уңаеннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре урам акциясе үткәрделәр.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары алдында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтенроссия конкурслары лауреаты, алып баручы, җырчы Фәнис Галиуллин чыгыш ясады.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Самовар янында кунакта» дигән зур бәйрәм оештырылды. Чара алдыннан үзәк белгечләре бәйрәм мәйданчыгын бизәделәр, төрле формадагы һәм зурлыктагы чәйнекләр күргәзмәсе оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Вера Сергеевна үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Евгений Князев гаиләсе белән Баулы районының Александровка авылында яши. Ир-ат уңайсыз график аркасында эштән киткән, ә авылда туры килә торган вакансия таба алмаган.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләренең эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатында 9–13 сентябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында «Интернет челтәре ресурсларыннан имин файдалану: төшенчә, куркынычлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
24 октябрьдә «Интернетка рәхмәт–2024» X Бөтенроссия компьютер белеме буенча пенсионерларның шәхси казанышлары конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана. Конкурс пенсионерлар һәм компьютер белеме алган өлкән яшьтәге (50+) гражданнар арасында онлайн үткәрелә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.