9–10 сентябрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә Арча, Апас һәм Лаештан килгән оештыручылар командалары вәкилләре өчен инклюзив бал оештыру буенча тренинг булды. Һәр шәһәрнең «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекләреннән өчәр педагог инклюзив төркемдә педагогик процессны оештыру нечкәлекләрен үзләштерде, инвалид биючеләр башкару өчен җайлаштырылган тарихи-көнкүреш биюләре хореографиясен өйрәнде.
Инклюзив баллар ноябрьдә узачак: Арчада – 21 ноябрьдә, Лаешта – 22 ноябрьдә, Апаста – 27 ноябрьдә.
Казанда III Республика инклюзив балы 30 ноябрьдә узачак. Чараны «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе» АКБО коллективы оештыра.
Катнашуга гаризалар кабул итү бара. Балларга әзерлек кысаларында барлык дәресләр дә катнашучылар өчен бушлай. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Казан – https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSf9rEHdC-IrDjXA_-5skYVrj7JWNha32Ai_ixknS1DjewrfKQ/viewform;
Арча – https://forms.yandex.ru/u/66e436a973cee76221c1f06a/;
Апас – https://forms.yandex.ru/u/66e7f89ad04688d3f62b16c4/;
Лаеш – https://forms.yandex.ru/cloud/66e6f220e010dbab2a2fb864/.