Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «СтолярКо» балта эше остаханәсе» социаль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча йомгаклау утырышы узды.
Проект җитәкчесе Лилия Ситдыйкова чыгышын презентациядән башлады, анда ул проектны гамәлгә ашыру кысаларында куелган максатларны һәм бурычларны үтәүнең барлык этапларын җентекләп яктыртты. Проектны гамәлгә ашыру барышында килеп туган кыенлыкларга анализ ясадылар, хәл итү ысуллары турында фикер алыштылар, уңай якларны һәм ирешелгән нәтиҗәләрне билгеләделәр, эштә яңа технологияләр кертүнең мөмкин булган юлларын билгеләделәр.
Балта эше остаханәсе эшенә югары бәя бирергә була, бу хакта социаль хезмәт алучыларның да, аларның ата-аналарының да бәяләмәләре сөйли. Социаль проект социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның эш белән тәэмин ителешен, буш вакытларын оештыруны һәм аларның уңышлы социализацияләнүен тәэмин итә.