«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр һөнәрләр белән танышуны дәвам итәләр

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирәләр, тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән таныштыралар.

«Раифа» Җитештерү төркеме» ҖЧҖ җитәкчесе Галим Герфанов үзәктә тәрбияләнүчеләрне үз оешмасының тегү цехларына экскурсиягә чакырды. Ясминә Шәфыйкова балаларны тегүче һөнәре белән таныштырды, кием тегүнең эзлеклелеген күрсәтте, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Тәрбияләнүчеләр оешманың үзенчәлекләре белән таныштылар. Биредә хәрби махсус кием, өске кием, оешмалар өчен махсус кием тегәләр.

Ахырда һәр бала уеннар һәм тәм-томнар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International