Көндезге тору бүлегендә яшьләр ата-аналарына бүләкләр ясыйлар

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Ел башыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары белән Россиядә Гаилә елына багышланган дәресләр актив алып барыла.

«СтолярКо» балта эше остаханәсендә социаль хезмәтләр алучылар агач ваза ясау буенча иҗади проектларын дәвам иттеләр, соңыннан бу вазаны ата-аналарына бүләк итәчәкләр. Укучылар кулы белән башкарылган иҗади эшләр үз якыннарына ихлас игътибар һәм мәхәббәт чагылышы булачак.

Балта эше остасы Булат Сабиров һәр дәрестә агач белән эшләүнең яңа технологияләренә өйрәтә. Ваза ясау команда рухын үстерү һәм төркемдә катнашучы һәркемнең үз-үзен бәяләвен арттыру өчен яхшы мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International