Алабуганың яңа прокуроры өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Алабуганың яңа прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Айрат Низамиев Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Визит кысаларында ул монда яшәүчеләр белән очрашты, өлкәннәрнең тормыш һәм көнкүреш шартлары белән танышты.

Өлкәннәр интернат-йортта яшәү турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар билгеләп үткәнчә, биредә уңайлы һәм лаеклы томыш өчен барлык шартлар да тудырылган: квалификацияле карау, биш тапкыр баланслы туклану, тәүлек буе медицина ярдәме күрсәтү, кызыклы ял итү оештырылган. Прокурор шулай ук торак бүлмәләрне, дәрес бүлмәләрен, медицина блогын, азык-төлек блогын карап чыкты, персонал белән аралашты.

Очрашу ахырында Айрат Шәкертҗанович өлкәннәргә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Биредә яшәүчеләр прокурорга визиты һәм аларның ихтыяҗларына игътибары өчен рәхмәт белдерделәр. Алар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар алар өчен бик мөһим, чөнки үзләренең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International