Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр «VaшаZащита» волонтерлык хәрәкәте белән берлектә махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Маскировка чаралары үрү – күп көч таләп итә торган эш. Эшнең үз үзенчәлеге бар.
«Без егетләребезнең иминлеге өчен маскировка челтәрләре үрәбез. Һәркем көченнән килгәнчә ярдәм итә. Төп идея – барыбыз бергә эш итү, бары тик бердәмлектә генә безнең көч», – ди Чаллы халкы.