Шушы көннәрдә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Сания Исламова үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Сания Исламова кечкенәдән үк хуҗалык белән шөгыльләнергә ярата һәм өлкәннәргә ярдәм итә. Аның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Авырлыкларга карамастан, ул оптимизмын һәм тормыш сөючәнлеген югалтмый: белем ала, кияүгә чыга, өч бала таба.
Туганнары һәм якыннары еш кына олы яшьтәге кешегә кунакка киләләр. Истәлекле көнне дә юбилярның гаиләсе бергә җыелды. Сания Исламова үзенең туган көне уңаеннан бик күп җылы сүзләр ишетте һәм янәшәсендәгеләргә рәхмәт белдерде. Өлкәннәргә игътибарлары, сабырлыклары өчен «Гармония» комплекслы үзәге һәм социаль хезмәткәр Лидия Шәяхмәтова адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.