ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

27 нче декабрьдә 15.30да “Гаилә” үзәге  «Июль» хәйрия фонды белән берлектә “Балаларга - әкият” дип исемләнгән  Республика акциясе уздыра. Чарада ТР районнарының махсуслашкан учреждениеләрендә тәрбияләнүче ятим балалар катнашачак.


21
декабрь, 2012 ел
җомга
Кышкы салкыннар элекке “тамга”ларында күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләрне дә катырып калдырды. 13 нче декабрьдән алып 19 нчы декабрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсезлек дәрәҗәсе үзгәрмәде һәм хәзер ул 1,13% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.

20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бәйгене Мәскәүнең "Бородин явы" музей-панорамасы һәм "Яшь туган якны өйрәнүче" музее оештырган.
13 нче декабрьдән алып 19 нчы декабрьгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 130 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең 2012 нче елның декабре һәм 2013 нче елның гыйнварында ял итү хакындагы  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

Републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 32188 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерәләр.

Яшел Үзәндә урнашкан "Чишмә" үзәгендә "Булачак  укучы" дип исемләнгән клуб инде беренче елын гына эшләми. Биредә авыр томыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мәктәпкә әзерлекләре авыр бара торган балалар белән шөгыльләнәләр.  


18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

2008 нче елдан 2011 нче елга кадәр әлеге предприятенең карьера баскычыннан 608 хезмәткәр югарыга күтәрелә алган. Аннан бигрәк, биредә ике ел рәттән барлык дәрәҗәләрдәге җитәкчеләр, кадрлар резервындагы эшчеләр, шулай ук укырга теләге булган һәркем өчен даими рәвештә квалификация күтәрү тормышка ашырылып килә.

Биш көнлек эш атнасында 2012 нче елның 30 һәм 31 нче декабре, 1-8 гыйнвар көннәре эшләми торган ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International