Алабугада урнашкан "Яңа йорт" социаль приютында инде берничә ел буе мәктәп төркеменә керүче балалар белән төзәтү-камилләштерү эше алып барыла. Ул "Туган якны өйрәнү" программасы буенча тормышка ашырыла. Аның максаты - туган илнең, төбәкнең тарихын яхшылап өйрәнүдән гыйбарәт.
Шушы көннәрдә генә приют "Русия юкка хәтерләми" дип исемләнгән Бөтенрусия туган якны өйрәнүче балалар конкурсында финалга чыккан. Быел әлеге конкурс 1812 нче елгы Ватан сугышының 200 еллыгына багышлана.
Бәйгене Мәскәүнең "Бородин явы" музей-панорамасы һәм "Яшь туган якны өйрәнүче" музее оештырган. Конкурска барлык төр әдәби жанрларда язылган хезмәтләр дә кабул ителгән.
Бу көнне приютта тәрбияләнүчеләргә беренче офицер хатын-кыз, сугыш герое Н.А.Дурова музей-утарына экскурсия дә оештырганнар.