КМПО кадрлар потенциалын үстерүдә иң яхшы предприятиеләрнең берсе дип танылган

2012 елның 18 декабре, сишәмбе

“Казан мотор төзү оешмасы” ААҖ җитештерү өлкәсендәге оешмалар арасында кадрлар потенциалын үстерүдә иң яхшы оешма дип табылган.   

2008 нче елдан 2011 нче елга кадәр әлеге предприятенең карьера баскычыннан 608 хезмәткәр югарыга күтәрелә алган. Аннан бигрәк, биредә ике ел рәттән барлык дәрәҗәләрдәге җитәкчеләр, кадрлар резервындагы эшчеләр, шулай ук укырга теләге булган һәркем өчен даими рәвештә квалификация күтәрү тормышка ашырылып килә.

Казан мотор төзү оешмасында шундый кагыйдә бар: һәрбер чит илгә булган командировкага тәҗрибәле җитәкче белән бергә бер яшь хезмәткәр дә җибәрелә.  Яңа гына эшләп киткән кеше өчен бу чит илдә булу мөмкинлеге генә түгел, аңа бәһасез тәҗрибә алу бәхете дә елмая дигән сүз.

КМПОда  кадрлар белән эш оештыруда  олы яшьтәге эшчеләр  белән хезмәттәшлек итү дә зур роль уйный.  Югары квалификациягә ия булган, үз тәҗрибәсен яшьләр белән нәтиҗәле итеп бүлешүче гади эшчеләрдән алып инженер-техник хезмәткәрләргә кадәр булган  һәркем “Алтын фонд”ка кертелә.  Бу – заводның музеенда сакланучы шундый исемдәге китап. Әлеге фонд әгъзаларына мәртәбәле исем  генә була дигән сүз түгел, аларга өстәмә түләү, акчалата бүләкләү дә каралган.  

Билгеләп үтик, бүгенге көндә предприятиедә 4775 кеше хезмәт куя. Заводтагы уртача хезмәт хакы 23748 сумны тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International