Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 8 нче декабрьдән 14 нә чаклы мондый 5 аянычлы очрак теркәлгән.
Бу атнада булган бәхетсезлек очраклары Әлмәт һәм Яр Чаллыда башланып китә. Биредә 8 нче декабрьдә хезмәткәрләрнең авыр җәрәхәтенә китергән бәхетсезлек очраклары теркәлә. Әлмәттә урнашкан “Татэлектромонтаж” ААҖ дә машина йөртүче зыян күрә. Ул, Оренбург өлкәсенә барганда юл һәлактенә очрап, авыр тән җәрәхәтләре ала.
Яр Чаллыда «УК КОМ» ҖЧҖ сакчысы - 61 яшьлек ир-ат таеп егылып, зур зыян күрә.
10 нчы декабрьдә исә Казанның «Дизал» ҖЧҖ дә төзелеш баскычларын ясаганда монтажчы тотынып кала алмыйча, 3 метр биеклектән егылып төшә.
Төркемле бәхетсезлек очрагы Яр Чаллыда була. Бордюр ташын кардан чистартканда бүлүче полосада 2 хезмәткәр хатын-кызны машина бәреп китә. Аларның берсе үлә.
Узган атнада булган бәхетсезлек очраклары исемлеген Кайбычның Агрофирма «Заволжье» ҖЧҖ дә булган үлем белән тәмамланган очрак төгәлли. Биредә эшләүче 45 яшьлек каравылчы терлекчеләр йортында чыккан янгында газ белән агуланып үлә.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.