Яшел Үзәндә урнашкан "Чишмә" үзәгендә "Булачак укучы" дип исемләнгән клуб инде беренче елын гына эшләми. Биредә авыр томыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мәктәпкә әзерлекләре авыр бара торган балалар белән шөгыльләнәләр.
Дәресләр укуда өлгерешне арттыру, хәтер, уйлау сәләте, игътибарны яхшыртуга юнәлдерелгән. Клубта шулай ук баланы мәктәпкә психологик яктан әзерләү дә алып барыла. Кулларның вак моторикасын яхшырту өчен арттерапия дә кулланалар.
Булачак укучыларның әти-әниләре дә бу клубта шөгыльләнә алалар. Курс ахырында аларның һәрберсенә "Минем балам - беренче сыйныф укучысы" дигән белешмәлек таратыла.