Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе элеккечә кала бирә

2012 елның 21 декабре, җомга

Кышкы салкыннар элекке “тамга”ларында күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләрне дә катырып калдырды. 13 нче декабрьдән алып 19 нчы декабрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсезлек дәрәҗәсе үзгәрмәде һәм хәзер ул 1,13% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә. Бү күрсәткеч буенча аеручы авыр хәл Кама Аланында күзәтелә – биредә  эшсезлек дәрәҗәсе 4,98%ны тәшкил  итә. Әмма шуны билгеләргә кирәк – бу күрсәткеч башка вакытларга караганда акрынлап кими бара. Шулай ук Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә эшсезләр саны артып киткән. Аларда эшсезлек дәрәҗәсе 4,08% һәм 4,79% тәшкил итә.

Иң аз күрсәткечләр исә Актанышта – 0,31%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International