Бәйрәмдә катнашкан һәркемгә Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләр өләшәчәк. Ә иң яхшы Яңа ел костюмы иясенә истәлекле призлар бирәчәкләр.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең 2012 нче елның декабре һәм 2013 нче елның гыйнварында ял итү хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 15 нче декабрьдән 21 нә чаклы республикада 1 үлем, 6 авыр җәрәхәт һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.