Иң күп эштән китүчеләр - эшкәртүче җитештерү тармагында

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  13 нче декабрьдән алып 19 нчы декабрьгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 130 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең  башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү икенче урында – 128 кеше. Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: төзелеш – 79 кеше, дәүләт идарәсе һәм авыл хуҗалыгы – 77 шәр кеше, мәгариф тармагы 61 кеше, транспорт һәм элемтә – 47 кеше, күчемсез милек белән операцияләр – 45, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү өлкәсеннән 37, сәламәтлек саклау - 32,  кунакханә һәм ресторан бизнесы һәм икътисад эшчәнлеге – 19ар кеше, файдалы казылмалар табу – 14, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 13 кеше эшсез дип танылган. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

13 нче декабрьдән алып 19 нчы декабрьгә чаклы булган хисап атнасында 1124 кеше эшсез дип танылган.  Шуларның  778  - китәргә дип гариза язган, шул исәптән   эш урынын үз теләкләре белән 360 хезмәткәр калдырып киткән. Оешма эшчәнлеге туктатылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле исә  90 кеше эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International