Татарстанда һәр эшсезгә 1,3 тән артык вакансия туры килә

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

Эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны республикада теркәлгән эшсезләр саныннан өчтән бергә артыграк. Эш белән тәмин итү үзәкләрендә исәптә торучы гражданнар саны 13 нче декабрьдән алып 19 нчы декабрьгә чаклы булган хисап атнасында үзгәрмәгән диярлек.

Шулай итеп бүгенге көндә  эш белән тәмин итү үзәкләрендә барлыгы 23115 кеше исәптә тора. Републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 32188 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International