ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Кичә Яр Чаллының “Ышаныч” үзәгендә 8 март көненә багыншланган тематик кичә булып узды.

5
март, 2013 ел
сишәмбе
Әлеге яңа басма битләрендә үзәктә тәрбияләнүче балаларның Олимпия чемпионнары, “Голос” проектында җиңү яулаган Динә Гарипова һәм Эльмира Калимуллина, Ак Барс хоккей командасы сакчысы Евгений Медведев һәм башкалар белән бергә төшкән рәсемнәре урын алачак.
Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге бүлеге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне акушер-гинеколог белән очрашуга чакырганнар.

4
март, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 22 нче февральдән 1 нче мартка чаклы республикада 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

1
март, 2013 ел
җомга
Бу көннәрдә “Тәтеш балкышы” комплексы үзәгендә өйләрендә социаль ярдәм алучы пенсионерлар өчен беренче  дәрес булып узды.  Әлеге чара “Өлкәннәр өчен сәламәтлек  ачкычы”  дип исемләнгән системалы программа кысаларында  үткәрелә.  
Кичә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Өйдә көч куллану” темасына багышланган методик семинар булып узды.

28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
21 нче февральдән алып 27 нче февральгә кадәр булган хисап атналыгында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24249 кеше исәпкә баскан.  Бу узган атнага караганда 139 кешегә артыграк.
  Яр Чаллыда узган атнада эш белән тәэмин итү үзәкләренә 53 кеше исәпкә баскан. Тулаем алганда, биредә 3108 эшсез граждан яши.
Шул ук вакытта,  эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 34631 вакансия белән үлчәнә. Ә бер атна эчендә исә оешма һәм предприятеләр 3183 эш урыны тәкъдим иткәннәр.

27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Әмма шул ук вакытта, РФ Хезмәт кодексынын 95 маддәсе нигезендә, бәйрәм көне алдыннан булган  эш көненең яки сменанын озынлыгы 1 сәгатькә киметелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International