Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,18%ны тәшкил итә

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан 24249 эшсез кеше исәпләнә.
21 нче февральдән алып 27 нче февральгә кадәр булган хисап атналыгында теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе үзгәрмәгән һәм хәзер ул 1,18%ны тәшкил итә.
Шул ук вакытта,  эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 34631 вакансия белән үлчәнә. Ә бер атна эчендә исә оешма һәм предприятеләр 3183 эш урыны тәкъдим иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International