“Тәтеш балкышы” үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән эшләү программасы барлыкка килде

2013 елның 1 марты, җомга
Бу көннәрдә “Тәтеш балкышы” комплексы үзәгендә өйләрендә социаль ярдәм алучы пенсионерлар өчен беренче  дәрес булып узды.  Әлеге чара “Өлкәннәр өчен сәламәтлек  ачкычы”  дип исемләнгән системалы программа кысаларында  үткәрелә.  Аны өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре оештыра.
Программага йокысызлык проблемасына караган дәресләр дә кертелгән иде. Шулай ук бу көнне өлкәннәргә йокыны яхшырту өчен сәламәтләндерү күнегүләрен  дә күрсәттеләр. Сенсор бүлмәсендә уздырылган тынычландыру курслары олы кешеләрнең кәефләрен яхшыртты, мускулларының киеренкелеген киметергә ярдәм итте.
“Тәтеш балкышы” белгечләре укытулардан алынган уңай хисләр, тупланган тәҗрибә пенсионерларның тормышка карата мөнәсәбәтен үзгәртер дигән ышанычта калалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International