Узган атнада Татарстан предприятиеләрендә 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 22 нче февральдән 1 нче мартка чаклы республикада 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Шуларның икесе Яр Чаллыда булган. 23 нче февраль көнне “Металл конструкцияләре заводы” ҖЧҖдә металл кисүче булып эшләүченең хезмәт урынына барган вакытта кинәт кенә башы әйләнеп китә. Нәтиҗәдә, ул егыла һәм баш сөяге-ми җәрәхәте ала.
Икенче очрак “КамАЗ” ААҖдә 27 нче февральдә теркәлә. Станокта эшләгән вакытта токарьнең җиң очы  детальнең әйләнүчән өлешенә эләгә һәм кулы шпиндельгә кереп китә. Нәтиҗәдә, җилкәнең өске ягыннан эшченең кулы өзелеп чыга.
Төркемле бәхетсезлек очрагы 25 нче февральдә Сарман районында урнашкан “Җәлил УТТ” ҖЧҖдә була. Әлмәт-Мөслим юлының 8 нче километрында булган юл һәлакәтендә әлеге оешманың машина йөртүчесе һәм бүлек башлыклары зыян күрә. Шофер операция ясаган вакытта инфаркт  нәтиҗәсендә вафат  була. Ә машина-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең калганнары төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алалар.
Узган  атна эчендә үлем белән тәмамланган очраклар теркәлмәгән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International