Казан яшүсмерләре сәламәтлек яклы

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге бүлеге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне акушер-гинеколог белән очрашуга чакырганнар.
Бу көнне яшьләр белгечкә киеренке булмаган шартларда  сорауларын биреп, аларга әһәмиятле, файдалы җаваплар ишетә алган.
“Мин сәламәтлек яклы” дип исемләнгән тренинг барышында исә психолог “Уйлап бетер”, “Төгәлләнмәгән күнегү” кебек дәресләр дә уздырган.
Әлеге чара нәтиҗәсендә балалар бары тик сәламәт яшәү рәвеше генә бәхетле киләчәккә юл ача икәнлеккә төшенгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International