Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны арта бара

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
21 нче февральдән алып 27 нче февральгә кадәр булган хисап атналыгында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24249 кеше исәпкә баскан.  Бу узган атнага караганда 139 кешегә артыграк.
Хисап атнасы барышында исә 1108 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 576сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 76 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 мең икътисади яктан актив халыкка 24 меңнән артыграк  эшсез катлам туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International