«Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге "йолдызлы" календарь бастырачак

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Казанда урнашкан «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге үзенең 12 еллыгы уңаеннан бәйрәм календаре бастырырга җыена. Әлеге яңа басма битләрендә үзәктә тәрбияләнүче балаларның Олимпия чемпионнары, “Голос” проектында җиңү яулаган Динә Гарипова һәм Эльмира Калимуллина, Ак Барс хоккей командасы сакчысы Евгений Медведев һәм башкалар белән бергә төшкән рәсемнәре урын алачак.
Әлеге календарьне әзерләүче белгечләрнең максаты җәмәгатьчелек игътибарын инвалид балалар проблемасына юнәлтүдән гыйбарәт. Мөмкинлекләре чикле балалар да шулай ук уйный, көлә, моңая һәм ярата ала, дип әйтергә тели алар.
Ә балаларның үзләренә килгәндә, алар өчен иң беренче чиратта, фотога төшү барышы кызык. Бу вакытта аларга танылган шәхесләр һәм йолдызлар белән аралашу мөмкинлеге туа. Үзәк белгечләре билгеләвенчә, бу кешеләр аркасында балалар үзләрен, сәләтләрен ача, әйләнә-тирәне яхшырак өйрәнә алалар.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге календарьне төзү идеясе 2011 елда туган. Иң тәүге басма исә «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 10 еллыгына багышлап чыгарылган булган. Икенче басманы ясауда исә балалар церебраль параличы, аутизм кебек диагнозлары, үсештә күп төрле тоткарлыклары булган балалар катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International