Татарстанның моношәһәрләре эшсезлек буенча алдынгылыкны бирми

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
 

21 нче февральдән алып 27 нче февральгә кадәр булган хисап атналыгында республика башкаласында эшсезлек буенча хәл түбәндәгечә сыйфатлана. Узган атна эчендә теркәлгән эшсезләр саны 44 кешегә кимегән һәм хәзер 5341 эшсез исәпләнә.

Моношәһәрләргә килгәндә, Яр Чаллыда узган атнада эш белән тәэмин итү үзәкләренә  53 кеше исәпкә баскан. Тулаем алганда, биредә 3108 эшсез граждан яши.

Шулай да әлеге статистика буенча алдынгылык Әлмәттә. Биредә узган хисап атнасында эшсезләр саны 59 кешегә арткан, гәрчә эшсезләрнең гомуми саны буенча Әлмәт шәһәре Казан, Яр Чаллы, һәм Түбән Камадан соң (ә анда 2010 эшсез бар) дүртенче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International