ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

22-24 май көннәрендә Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрендә VI икътисади форум булып узды. Ул "Икътисадның G-GLOBAL форматында баланслы үсешен тәэмин итү" дигән темага багышланган иде. Форум кысаларында шулай ук Бөтендөнья кризиска каршы конференция дә үткәрелде. Конференция барышында исә "Глобаль эшсезлек: мәсьәләне  чишүнең комплекслы юллары" дип исемләнгән Панель сессия узды. Соңгысында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.

Бу көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе булып узды.

Бу көннәрдә Аксубайның “Ягымлылык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре түгәрәк өстәл уздырдылар. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр катнашты.

24
май, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәүбуенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады. Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды.
 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2014 елда “Уеннар практикалаучы үзәк” белән берлектә “Беренчел һөнәри юнәлеш бирү” дип исемләнгән яңа проектны гамәлгә ашыра башларга планлаштыра. Әлеге кызыклы проектның бурычлары “дәүләт - бизнес - иҗтимагый инициатива” өчьяклы хезмәттәшлеген формалаштыру, ТР җирлегендә оешма-предприятиеләрнең эшче хезмәткәрләргә булган ихтыяҗын истә тоткан хәлдә балалар һәм яшүсмерләр өчен беренчел һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар уздырудан гыйбарәт.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Чистайның “Җылы йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үрнәк дәрес үткәрделәр.  
Яр Чаллының “Асылташ” яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Парклар маршы-2013” халыкара табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.  
26 май көнне Түбән Кама шәһәрендә “Яхшылык технологиясе” дип исемләнгән Бөтенрусия елга марафоны узачак.

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә  исәпкә баскан эшсезләр саны 623кә кимегән һәм бүгенге көндә республикада эшсез дип танылган 24204  кеше исәпләнә.
Кичә Мамадышның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйлә Хөснетдинова тарафыннан Мамадышның “Кайгырту” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгече Ләйсән Шәмсиева һәм Анна Трескина белән берлектә Һөнәри юнәлеш бирү көне үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International