Аксубайның “Ягымлылык” үзәгендә Гаилә көненә багышланган чара узды

2013 елның 27 мае, дүшәмбе
Бу көннәрдә Аксубайның “Ягымлылык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре түгәрәк өстәл уздырдылар. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр катнашты.
“Гаилә формуласы” очрашуының максаты ата-аналарның психолого-педагогик белемен үстерүдән, шулай ук гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүдә  ярдәм күрсәтүдән  гыйбарәт иде.
Белгечләр тренинг элементлары булган  “Балагызны ярата беләсезме” дип аталган әңгәмә уздырдылар. Һәр ата-анага белешмә материаллар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International