22-24 май көннәрендә Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрендә VI икътисади форум булып узды. Ул "Икътисадның G-GLOBAL форматында баланслы үсешен тәэмин итү" дигән темага багышланган иде. Форум кысаларында шулай ук Бөтендөнья кризиска каршы конференция дә үткәрелде. Конференция барышында исә "Глобаль эшсезлек: мәсьәләне чишүнең комплекслы юллары" дип исемләнгән Панель сессия узды. Соңгысында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.
Билгеләп үтик, әлеге форум Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев инициативасы буенча уздырыла. Бу елны АИФда җәмгысе 132 илдән 12 меңнән артык кеше катнашты. Форумның делегатлары арасында 35 хәзер эшчәнлек алып баручы, шулай ук экс-министрлар, 10 Нобель исемендәге лауреат һәм халыкара оешмаларның 40тан артык җитәкчеләре бар иде. Форум дәвамында барлыгы 73 чара уздырылган.
Бөтендөнья кризиска каршы конференция нәтиҗәләре буенча Астана декларациясе кабул ителеп, анда киләчәккә эшлисе эшләр, Икътисадның G-GLOBAL форматында үстерү хакында планнар теркәлгән.