Түбән Камага “Яхшылык технлогиясе” дип исемләнгән Бөтенрусия елга марафоны киләчәк

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
26 май көнне Түбән Кама шәһәрендә “Яхшылык технологиясе” дип исемләнгән Бөтенрусия елга марафоны узачак.
Әлеге марафонда катнашучылар теплоход белән шулай ук Ульяновск, Казан, Самара, Саратов, Волгоград, Астрахань кебек шәһәрләргә дә барачаклар. Чарада Русиянең 45 регионыннан социаль мөһим проектларны тормышка ашыручы 100ләп автор һәм оештыручы катнашачак.
 Марафон кысаларында башкарма хакимият органнары, волонтер үзәкләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, уку йортлары белән берлектә уздырылучы чаралар үтәчәк. Шулай ук кан бирү пунктларын оештыру, социаль акцияләр үткәрү дә күздә тотыла.
Әлеге марафонның максаты яшьләр даирәсендә волонтерлык ирекле хәрәкәтен җәелдерүдән гыйбарәт.
 
Чара иртәнге сәгать 7дә башлана. Тулырак мәгълүматны http://e-nkama.ru/news/252/16687/сайтыннан табарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International