Мамадышта урнашкан «Кайгырту» үзәге карамагындагы яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган

2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Кичә Мамадышның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйлә Хөснетдинова тарафыннан Мамадышның “Кайгырту” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгече Ләйсән Шәмсиева һәм Анна Трескина белән берлектә Һөнәри юнәлеш бирү көне үткәрелде. Бу чарага авыр холыклы яшүсмерләр чакырылган иде. Алар “Һөнәр сайлау серләре” дип исемләнгән әңгәмәдә катнаштылар.
Әлеге чараның максаты яшүсмерләрнең сәләте, теләкләре һәм мөмкинлекләренә туры килердәй һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт иде. Бу уңайдан Ләйлә Хөснетдинованың чыгышы аеруча файдалы булгандыр, мөгаен, чөнки ул яшүсмеләрне Мамадышта урнашкан 87 нче һөнәри көллияттә үзләштерергә мөмкин булган һөнәрләр белән таныштырып  китте.
Бу көнне яшүсмерләр игътибарына шулай ук пешекче-кондитер, ташчы, тегүче һ.б. һөнәрләр хакында фильмнар да тәкъдим ителде. Әңгәмә азагында исә “Кем булырга?” дигән темага тестлар үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International