Министрлык яшьләрне ТР предприятиеләрендә эшләргә җәлеп итү буенча яңа проектта катнашачак

2013 елның 24 мае, җомга
 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2014 елда “Уеннар практикалаучы үзәк” белән берлектә “Беренчел һөнәри юнәлеш бирү” дип исемләнгән яңа проектны гамәлгә ашыра башларга планлаштыра. Әлеге кызыклы проектның бурычлары “дәүләт - бизнес - иҗтимагый инициатива” өчьяклы хезмәттәшлеген формалаштыру, ТР җирлегендә оешма-предприятиеләрнең эшче хезмәткәрләргә булган ихтыяҗын истә тоткан хәлдә балалар һәм яшүсмерләр өчен беренчел һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар уздырудан гыйбарәт.
Проектның үзенчәлегенә килгәндә исә, ул әлеге һөнәри юнәлеш күрсәтә торган чараларның уен формасында уздырылуында чагыла. Уеннар һәр яшь төркеме өчен аерым төрдә булачак. Уен программаларын эшләгәндә  проектта катнашучы теге яки бу оешманың эш үзенчәлеге һәм теге яки бу белгеч, хезмәткәрләргә булган ихтыяҗы исәпкә алыначак.
Проект тулысынча 2014 нче елда эшләп китәр дип көтелә. Ә агымдагы елда  катнашырга теләге булган предприятиеләрне барлау, проектны тәкъдим итү, шулай ук уен программаларын эшләү планлаштырыла.
Проект авторы фикеренчә, “Беренчел һөнәри юнәлеш бирү” проекты мәктәп укучыларына теге яки бу һөнәрне башкача күз алдына китерергә ярдәм итеп кенә калмыйча, киләчәктә эшче һәм инженер белгечлекләре җитенкерәмәү кебек проблеманы чишәргә дә булышачак.
 
 
 
 
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International