Чистайның “Җылы йорт” приюты карамагындагы балаларны туган шәһәрләренең тарихы белән таныштырдылар

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Чистайның “Җылы йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр  өчен үрнәк дәрес үткәрделәр.  “Минем яраткан Чистай” дип исемләнгән әлеге чараны  тәрбиячеләр  Ольга Хайбуллина һәм Ольга Салеева оештырган.
Бу дәресләрдә  балалар  төрле ысуллар ярдәмендә Чистай шәһәренең үткәне һәм хәзергесе, бүгенге заман шагыйрьләре һәм рәссамнары турында сөйләп бирделәр. Тәрбияләнүчеләр алдан ятланылган шигырьләрен сөйләп, рәссамнарның рәсемнәре карадылар  һәм фотосурәтләрдән  шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштылар.
Әлеге чара приютның түгәрәк эшчәнлеге кысаларында уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International