Яр Чаллының “Асылташ” үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәрне чистартуда катнаштылар

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Яр Чаллының “Асылташ” яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Парклар маршы-2013” халыкара табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.  
Үзәкнең экологик десанты “Түбән Кама” милли паркы җирлегендәге урманны чүп-чардан арындырган. Әлеге эшләре белән алар табигатькә булган ихлас ярату хисләрен, шулай ук районда булган экологик проблемаларга карата битараф булмауларын да гамәлдә исбатлаганнар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International