Бу көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе булып узды.
Шәһәрнең 5 оешмасы тарафыннан эшсез калган һәм яңа эш урыны эзләүче гражданнарга 161 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәгә барлыгы 83 кеше килгән. Аларның 16сына эш урынына юллама тапшырылган.