Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә "Үзгә бала" дип исемләнгән комплекслы дәресләр циклы уздырылган

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллының  "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромлы һәм башка акыл ягыннан кимчелекләре булган  балаларны дәвалау, акыл мөмкинлекләрен камилләштерү максатыннан "Үзгә бала" дип исемләнгән комплекслы дәресләр циклы уздырылган.

Дәресләр барышында белгечләр төрле модальле стимулларны шигъри юлларга салу юлын кулланганнар. Педагоглар һәм әти-әниләр күзәтүенә караганда, балалар үсешендә, аларның хисси торышында уңай динамика сизелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International