2 сентябрьдән 12сенә чаклы Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар ТР ветераннары белән бергә "Алексей Толстой" теплоходында круизда булып кайттылар. Сәяхәт маршруты Казан-Мәскәү-Казан аша узган.
Круиз дәвамында өлкәннәр һәм балалар Чебоксар, Городец, Ярославль, Углич, Мәскәү, Кострома, Түбән Новгород кебек шәһәрләрне күргәннәр.
Теплоходта исә патриотик тәрбия кысаларында балалар, яшүсмерләр һәм Бөек Ватан сугышы геройлары, ветераннары арасында җанлы әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр оештырылган. Аларда Курск һәм Сталинград яулары, танкистлар хакында сөйләшүләр булып узган.
"Мисс Круиз", "Мистер Круиз" дип аталган, шулай ук газеталар, рәсем, шашка, шахмат конкурслары һәм концертлар да уздырылган.