Идел буе районындагы эшсез гражданнарга 996 вакансия тәкъдим иткәннәр

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Ярминкәдә 6 предприятие эш урыннары тәкъдим иткән. Алар арасында "Бәхетле-1" ҖЧҖ, «Росгосстрах» ҖЧҖ, «Клининг-Партнер» ҖЧҖләре  бар. Барлыгы 996 вакантлы эш урыны күрсәтелгән.

Чарага 296 кеше килгән, аларның 30ы эш урыннарына юллама алган.

12 кешегә һөнәри-белешмә хезмәтләре күрсәтелгән, 13 эшсез граждан исә эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр хакында мәгълүмат алган.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International