Бүген "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Бөгелмә психоневрологик диспансерында алкоголь һәм наркотикларга бәйле авырулары булган гражданнар катнашында социаль мөһим чара булып узган. Алар белән очрашуга шәһәрнең эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре килгәннәр.
Бу көнне хезмәт базарында булган актуаль һөнәрләр, аларга ихтыяҗ, эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган хезмәтләр хакында тулы мәгълүмат бирелгән. Эшкә урнашу мәсьәләсе хакында сөйләшүләрдә 16 кеше катнашса, барлык катнашучылар да шәһәрдә булган вакансияләр турында язылган буклетлар, белешмә материаллар белән тәэмин ителгән.