10 нчы сентябрьдән алып 17 нче сентябрьгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 866 кеше теркәлгән. Шуларның 396сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 119 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Татарстанда 18799 кеше эшсез дип теркәлгән.
Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 41338 вакансия белән билгеләнә.