21 сентябрь көнне "Парк Хаус" моллы каршындагы мәйданда инде алтынчы тапкыр республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә, гомуми һәм өстәмә белем мәктәпләрендә, мәктәпара уку комбинатларында белем алучылар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары һәм эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Ярминкәне оештыручылар: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары. Әлеге чарада 120дән артык мәктәп, 50дән артык башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре, шулай ук Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы һәм ябык типтагы, 1 нче номерлы Раифа федераль һөнәри училищесы катнаша.
Иртәнге сәгать 9дан 14 сәгатькә кадәр барачак әлеге ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе генә түгел, ә бәлки көнкүреш тауарлары, бакча өчен төрледән-төрле җайланмалар, теккән, чиккән әйберләр, текстиль һәм кулинар эшләнмәләре, йорт җиһазлары, яшь мастер, балта осталары, столяр, тимерчеләр куллары белән эшләнгән металл, агач эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин. Укучылар тарафыннан әзерләнгән иҗади чыгышлар ярминкәне тагын да бизәп торачак.
Билгеләп үтәбез, быел әлеге ярминкә Халыкара өлкәннәр көне, һөнәри белем системасы хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья Укытучы көненә багышлана.