Алабуганың "Ышаныч" үзәгендә яңа тернәкләндерү ысулы кулланалар

2013 елның 20 сентябре, җомга

Өлкән яшьтәге кешеләрдә хисси-ихтыярый өлкә бозылуны дәвалау максатларыннан чыгып Алабугада урнашкан "Ышаныч" үзәге социаль тернәкләндерү бүлеге психологы Ольга Бельских яңа тернәкләндерү ысулы керткән. Ул мандала ысулы дип атала.

Санкристтан тәрҗемә иткәндә бу сүз "геометрик фигуралардан торган сурәт, түгәрәк" дигәнне аңлата. Тернәкләндерү исә экраннан "тере" мандалларны караудан гыйбарәт.   Моның кыйммәте шунда, бу мандала кешенең психикасын стимуллый, дәваланучының  үзе дә сизмичә проблемасына булган карашын үзгәртә. Мандалның форма, төсе үзгәрүе нәтиҗәсендә үзеңнең психикасын, хисси халәтен  башка, уңай якка көйли.

Үзәк белгечләре билгеләвенчә, әлеге чаралар барлык тәрбияләнүчеләр белән дә уздырыла. Соңгы этап исә рефлексиядән гыйбарәт. Дәваланган кешеләр биредә үзләренең халәте, борчуларының сизелерлек кимүе, җиңеллек тоюлары хакында сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International