Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 14 нче сентябрьдән 20 сенә чаклы мондый 3 аянычлы очрак теркәлгән.
Хисап атнасы өчен беренче очрак 13 сентябрь көнне Алабуга районында урнашкан "Привольное" ҖЧҖдә булган. Биредә уҗым культураларын чәчкән чакта слесарьның аягы таеп киткән һәм чәчкеч астына эләккән. Нәтиҗәдә, хезмәткәр авыр яраланган.
Икенче очрак шул ук көнне Бөгелмәдә теркәлгән. Лента транспортерының өске галереясында яткан чакта "Бөгелмә элеваторы" ЯАҖнең аппаратчысы егылып төшкән һәм авыр җәрәхәтләр алган.
Өченче очрак Кукмараның металл савытлар заводында 16 сентябрь көнне булган. Кирпеч диварда тишек бораулаган чакта инструмент ычкынып китә дә электромонтерның битенә бәрә.
Үлем белән тәмамланган һәм төркемле бәхетсезлек очраклары бу атнада теркәлмәгән.