"Профтехбелем" җыелма командасы ТР студентлар КВН Лигасы уеннарында катнашты

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

17 сентябрь көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә ТР студентлар КВН Лигасының ярымфинал уеннары булып үтте. Бу көнне сезонның төп уенында катнашу өчен 9  команда көч сынашты. Алар арасында  "Профтехбелем" җыелма командасы да бар иде. Команда составында хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр үзләштерүче 9 егет уйнады.

Ике ярымфинал уеннарында һәр 9 команда икешәр конкурста катнашты - сәламләү һәм стэм. Беренче уенны "Профтехбелем"  командасы ачып җибәрде. Алар күңелле җырдан башладылар, туйда ситуацияне коткара алган пешекчене таптылар, һәм инде традицион рәвештә Фәрит Уткин футбол уенын комментарияләп торды. Командага уенны ачып җибәрү җиңел булмады - әмма стэм өлешендә алар югары уку йортларына түгел, урта һөнәри белем учреждениеләренә керегез, дип, күп кенә кешенең дөреслеккә күзләрен ачтылар.

Билгеләп үтик, безнең күңелле квнчыларыбыз уйнап, күңел ачып,  чираттагы җиңүләрен яулап кына калмыйлар, ә бәлки эшче һәм инженер һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүдә дә зур роль уйныйлар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International