Түбән Камада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Шәһәр предприятиеләренең кадрлар белән эшләү хезмәте вәкилләре диспетчер, автомобиль юучы, тегүче һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Чара 10.00 да башлана.

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: (8555) 41-07-00  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International