Түбән Камада 37 өлкән яшьтәге кешене эш урыннары белән тәэмин иткәннәр

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкәннәр өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Үзәк белгечләре тарафыннан стендларда   предприятиеләр өчен актуаль булган вакансияләр хакында мәгълүмат урнаштырылган.
Шәһәрнең 4 оешмасы вәкилләре өлкәннәргә каравылчы, урам себерүче, эш һәм производство биналарын җыештыручы, кер юу машинисты, лифтер һ.б. эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим иткәннәр.
Чарага 110лап кеше килгән. Аларның һәркайсына эш урыннары, хезмәт шартлары хакында тулы мәгълүмат бирелгән. 37 кешегә исә булачак эш урынына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International