Кукмара һәм Түбән Кама районнарында наркотикларга каршы айлык кысаларында актив эшлиләр

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Кукмарада урнашкан "Кояшкай -Солнышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта Кукмара үзәк сырхауханәсенең кисәтү кабинеты башлыгы Е.Исаева яшүсмерләр өчен наркобәйлелеккә багышланган фильмнар күрсәтте. Ә приютның социаль педагогы исә "Хисләр" дип аталган күнегү уздырды.
Ә Түбән Камада урнашкан "Веста" үзәгендә 19 нчы мәктәп җирлегендә "Төтенгә әверелгән миллионнар"  дип исемләнгән мультимедия дәресе уздырылган. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның зыяны хакында сөйләп, шулай ук видеофильм күрсәткәннәр. РФнең тәмәкегә каршы чыккан кануны хакында да искә төшереп узганнар. Аның буенча җәмгыять урыннарында тәмәке тарту тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International